Манипуляторы бу: Доступ ограничен: проблема с IP

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (2)

(Дәвамы.)

Имтихан тотканда егет үзе дә сизмәстән сорауларга елмаеп, кыю җавап бирде. Күзлекле профессор абзыйга караган саен күз алдына Илүзә килеп басты. Бу көнне тулай торак бүлмәсенә кайткач та кызның тавышы колагында чыңлады. Берничә тапкыр, юк сәбәпне бар итеп, бүлмәдәшләре белән аралашты. Илүзәне эзләде, аның белән очрашуны көтте…

Конкурстан үтүчеләр исемлеген караганда, Сабир үзенең фамилиясен һәм дә күңеленә кереп калган бу кызның исемен күрергә теләде. Исемлектә Сабирның да, бер түгел, ике Илүзә исемле кызның да фамилиясе бар иде. Тик кайсысы үсмер егетнең күңелендә үз урынын тапкан Илүзә соң? Хәер, монысы кызык түгел. Иң мөһиме: алар бергә укыячаклар! Сабир шат иде. Укырга кергән сөенечен әнисе, картәнисе-картәтисе белән уртаклашты егет, якыннарына Илүзә турында да сөйлисе килде. Ләкин аңламаслар, көләрләр, дип уйлады. Нәкъ шушы кызны туган бусагасына килен итеп төшерәчәк, аннан юан карагай агачларыннан гына өй бетереп, шунда Илүзәнең моңлы тавышы ишетелеп торачак, дип күз алдына китерде. Күңеленнән генә бу кыз белән бергә булачагына ышанды ул.

Ниһаять, укулар башланды. Сабир бу иртәне көтеп алды, бик дулкынланды. Аудиториянең бусагасыннан үткәндә үк Илүзәнең шаркылдап көлгән тавышын ишетте егет. Башта туктап, тирән сулап тын алды. Тәне буйлап әллә нинди бер җылылык үтте. Кызлар белән: “Исәнмесез”, – дип, башын кагыбрак исәнләште дә, егетләргә кул биреп, танышып чыкты, аннан иң арттагы парта артына барып утырды. Озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, бөдрәләнеп торган кара чәчле, зур күзле егет яннарыннан үткәндә кызлар күңеле “ах” итте. Илүзә дә көлүеннән беразга туктап торды да аннан кабат тынып калган ахирәтләренә карап: “Камыр батыр безнең белән укый!” – дип көлеп җибәрде. Сабир үзен уңайсыз тойса да, бу минутта бик бәхетле иде. Чөнки бер мизгелгә генә булса да Илүзә белән карашлары очрашты, кыз аңа игътибар итми калмады.

Шушы көнне “Камыр батыр” кушамат булып Сабирга ябышты да куйды. Егет ачуланмады. Чөнки “Камыр батыр” дигән исемне аңа УЛ кушты бит! Дуслары “Батыр”, ә дошманнары “Камыр” дип йөрттеләр.

Авылдан ияреп килгән башбирмәс холкы Сабирны тулай торакның язылмаган законнарына буйсындырмады. Үзеннән өлкәнрәк егетләргә баш бирмәде ул. Кыйналса кыйналды, әмма бирешмәде. Шулай тиз арада егетләр арасында ниндидер бер дәрәҗә яулап өлгерде. “Камыр батыр” белән киңәшләштеләр, йодрык белән генә чишелә торган каршылыкларны хәл итәргә чакырдылар. Егетләр арасында ул авторитет булып китте. Тик нигәдер кызлар аңардан бераз шөрли иде. Ошатып йөрсәләр дә, хис-тойгыларын аңлатырга кыймадылар.

Кызлар белән сөйләшкәндә үзен бераз өстен куйган егетнең йөрәгендә җавап хисләр табу, ай-һай, җиңел түгел икәнен сизделәр. Илүзә дә аңа игътибар итмәде. Әллә итмәскә тырышты инде? Сер бирмәде… Ә Сабирның күңелендә чын мәхәббәт уты дөрләп янды. Дәресләрдә Илүзәгә якынрак утырырга тырышты. Кызның дулкынланып торган озын чәчләреннән сыйпыйсы килде. Аның шаркылдап көлгәне егеткә чишмә челтерәве кебек тәэсир итте. Илүзә белән бергә утырган ахирәтләреннән көнләште, аның да кызның иң якын дусты буласы килде.

Йөрәгендәге мәхәббәт хисе көннән-көн артты. Илүзә янында үткән һәр минут Сабир өчен үзе татлы, үзе газаплы бер мизгелгә әйләнде. Ләкин укулар башланганга дүрт ай вакыт үтсә дә, кыю егет йөрәген яулап алган кыз белән дуслаша да алмады. Бары читтән генә күзәтте үзен. Һәр сүзен йотлыгып тыңлады. Яныннан гына үтеп киткәндә дә тын алышына кадәр тойды, Илүзәдәге һәр үзгәрешне сизде. Тик күңелендәген кызга ачып сала алмады…

Уйларында алар һәрвакыт бергә иде. Көзге урманнан икәү атладылар. Тирә-якта һинд кызларын хәтерләтеп, кызыл күлмәкләрен кигән балланнар аларны озатып барды. Сабир үрелеп, балан тәлгәшен өзеп алып, авызына капты. Чырае шундый сытылды. Аңа карап Илүзә ихлас көлә башлады. Ул да Сабирның кулыннан балан җимеше алып, авызына капты. Шулвакыт кызның ирен читенә буялган балан суы иннек булып ятты. Егет йомшак кына кызның ирененә кагылып алды. Бу мизгелдә агачлардан сары яфраклар коелды, алар энҗе кар бөртегенә әйләнде. Әкренләп бөтен тирә-як ап-ак булды. Болар барысы да әллә өн, әллә төш? Егет үзе дә буталып бетте.

Яңа ел якынлашты. Бәйрәмгә берничә генә көн калып бара иде. “Их, Яңа елны сөйгәне белән каршы алса икән!” Шундый теләкләр белән Сабир кибеткә керде. Киштәдә тезелеп торган уенчыклар арасындагы куян баласы аның игътибарын җәлеп итте. Шаян күзле ап-ак йомшаккайны Илүзәгә ошатты ул.

…Тышта ап-ак кар ява. Кич. Сабир төргәккә төрелгән куянкайны күкрәгенә кысып, елмая-елмая атлады. Менә шулай ап-ак карларда эзләр калдырып, алар Илүзә белән икәүдән-икәү генә, кулга-кул тотынышып йөриячәкләр…

Икенче көнне курсташлар бәйрәм алдыннан табын корырга сөйләштеләр. Уфа егете Маратта очраштылар. Ул группаларының старостасы иде. Арада үзен кәттә тотты. Һәрчак сүзен өскә чыгарырга тырышты. Егетләр, кызлар аның белән дус булуны хуп күрде. Тик Сабирның гына Марат белән борчаклары пешмәде. Һәркайсысы моның сәбәбен эчке бер тоемлау белән сизде… И-лү-зә! Шулай да Сабир Маратларда үткән кичәдән читтә калырга теләмәде.

Бу кичне кызлар Сабир белән шаярып сөйләштеләр.

– Камыр батыр! Бу эшне син генә булдыра аласың! – дип, мактадылар үзен. Әле берсе, әле икенчесе аның игътибарын җәлеп итәргә тырышты. Кыюраклары:

– Сабирчик! Менә бу салатны тәмләп кенә кара әле, – дип, егетне калактан сыйлады.

Тик Илүзә генә дәшмәде. Сәер иде ул. Зифа буена килешеп торган кыска итәкле кызыл күлмәге кышкы салкында да үз гүзәллеген югалтмаган кып-кызыл җимешле балан кызларын хәтерләтте. Егетнең Илүзәгә генә карап торасы килде. Чәчен өскә күтәреп, матур итеп җыеп куйса да, егет, кызның толымнарын сүтеп, һәр чәч бөртеген үбәргә әзер иде…

Ниһаять, түр яктан Маратның:

– Кызлар һәм егетләр! Барысы да әзер! Утырышыйк инде! – дигән тәкъдиме ишетелде. Һәммәсе шау-гөр килеп өстәл янына ашыкты. Сабир Илүзә янына утырмакчы иде, Марат алданрак өлгергән икән. Егет кызның каршысына барып утырды. Бер мизгелгә Илүзә белән Сабирның күзләре очрашты. Кыз елмаеп карады да, оялып карашын читкә яшерде, иренен кысты. Шулвакыт арадан берәү:

– Кичәне башлау өчен сүзне Марат Касыймовичка бирик! – диде. Төркемнәрендә әллә шаярып, әллә чынлап, Маратка исем-шәрифләре белән дәшәләр иде. Бу гадәт беренче сентябрь көнне кураторларының: “Төркемегезнең старостасы итеп Нуриев Марат Касыйм улын сайладык” дигәненнән кереп калды. Марат та каршы килмәде. “Марат Касыймович” дип эндәшсәләр, йөзләре яктырып китте, югыйсә, мәктәптә укыганда үзен гел генә “Марат-мармелад” дип йөрттеләр бит. Бу юлы да Маратның авызы колагына җитә язды. Муенындагы галстугын әйбәтләп, тамагын кырып сүз башлады. Үз дәрәҗәсен белә иде ул:

– Дуслар! Бәйрәм белән сезне! Барыбызга да беренче сессияне уңышлы итеп тапшырырга язсын! Менә шулай күңелле итеп, бергә-бергә укыйк. Бүгенге бәйрәм безне тагын да якынрак дуслаштырыр, – диде дә Илүзәгә карап дәвам итте. – Яңа ел белән!

Барысы да дәррәү кул чапты. Шампан шәраблары ачылды.

– Сандугачым, син нинди салат ашыйсың? – дип, Марат Илүзәнең тәлинкәсенә үрелде. Кыз ипләп кенә:

– Марат, мин үзем ни телим, шуны бүлеп ашармын, минем өчен борчылма. Монда кызлар күп, миңа гына игътибар юнәлтсәң, үпкәләрләр, – диде.

– И-и-и, матурым, синең кебек патша кызыдай чибәр сылу яныңда утыргач, егетме мин, егет түгелме?

– Ә менә минем каршымда Камыр батыр утыра, алайса, ул да мине кайгыртсын! – диде Илүзә, елмаеп, һәм тәлинкәсен Сабирга сузды.

Егетләр бу хәлне көтмәгән иде. Сабир каушап калды, ә Марат ни дип әйтергә дә белми:

– Сандугачым, бар теләгеңне үтәргә әзермен! Батыр, минем матурыма төрледән-төрле салатлар салып бир әле, – диде, берчә шаярып, берчә боерык белән.

Тәлинкәне Илүзәгә биргәндә, кызның бармаклары егетнекенә тиеп калды.

Бер-бер артлы һәркем теләкләр әйтергә тырышты. Бәйрәм кызганнан-кызды. Ләкин Сабир берсен дә ишетмәде. Аның күңелендә икенче бәйрәм иде. Бары Маратның сүзләре аны чынбарлыкка кайтарды:

– Батыр, әллә кайда очып йөрмә әле. Сиңа тагын бер җаваплы эш бар. Мин – хуҗа кеше, башкаларның да кәеф-хәлләрен сораштырыйм. Ә сине сандугачымны сакларга калдырам. Бер генә бөртек чәче өчен дә башың белән җавап бирәсең! – диде дә музыка кабызырга китте.

Сабир сүзсез калды. Маратның кыланышлары чыгырыннан-чыгарды. Ләкин бүген аның белән сүзгә килеп, бар эшне бозып куясы килмәде. Ни турыда Илүзә белән сөйләшергә белми аптырап утырганда, кыз үзе ярдәмгә килде.

– Син әллә миңа үпкәләдең инде?. . – дип сорап куйды. Сабир берни аңламады, дәшми калудан куркып кына:

– Нишләп үпкәлим?! – дигән булды.

Илүзә көлеп җибәрде:

– «Камыр батыр» дигәнем өчен!

Сабир да аңа кушылды, рәхәтләнеп көләсе килде… шатлыктан.

– Миндә мондый матур кушамат бервакытта да булмады ич.

– Ә нинди кушаматың бар иде соң?

– Сугыш чукмары яисә Чукмар… – Менә шулай дөресен әйтте дә куйды Сабир.

– Юк, Батыр дигән исем сиңа ныграк килешә, – диде Илүзә, сәер генә елмаеп.

Шулвакыт музыка яңгырады, Марат барысын да биергә чакырды. Кызлар һәм малайлар өстәл артыннан кузгала башладылар.

– Кара әле, Батыр, минем сиңа үтенечем бар.

– Нинди? – диде Сабир, Илүзә белән күптәнге танышлар, дуслар кебек сөйләшеп утыруына ышана алмый.

– Хәзер Марат мине биергә чакырачак, ә минем аның белән биисем килми.

– Тик мин бии белмим, – дип, тагын чын дөресен әйтте егет.

– Икәү бергә өйрәнербез! – диде Илүзә, елмаеп.

Бүлмәдәге утны сүндерделәр. Чыршыдагы җем-җем килгән утлар Илүзәнең йөзендә чагылды. Сабир тияр-тимәс кенә кызның биленнән тотты. Илүзәнең куллары аның иңбашына җитмәде Егет каушады, өстәвенә зур аяклары белән ялгыш кына кызның аяк бармакларына да басып алды. Илүзә елмаеп кына куйды, арадагы киеренкелекне юк итәргә тырышып:

– Батыр, син шундый зурсың! – диде ул, көлә-көлә.

– Ә син, сылу патша кызы, бәләкәч кенә! – Үзе дә сизмәстән, иелебрәк кызның колагына пышылдады. – Мин сине күтәреп кенә йөртер идем.

Илүзәнең йөзенә алсулык йөгерде. Башын аска иеп кенә:

– Патша кызы булганым өченме? Ә мин бит патша кызы түгел, – дип, гадәттәгечә көлде. Их, бу көлү. Иң моңлы көй сыман тәэсир итә Сабирга. Әмма бу юлы кызның елмаюында тирән сагыш бар иде.

– Юк, Илүзә булганың өчен. Синең исемең бик матур.

– Тик исемемнең тарихы моңсу. – Илүзә тагын да моңсуланып китте. Сабир кыздагы үзгәрешне сизде-сизүен, тик нигәдер:

– Ни өчен? – дип сорады. Аннан үзе үкенде, ләкин соң иде. Илүзә бер тын дәшмәде.

– Бу сер. Бәлки, бервакыт сөйләрмен, – диде.

Сабир, Илүзәнең күңелен күтәрергә тырышып:

– Минем сиңа бүләгем бар иде бит! – диде.

– Алай ук шаяртма инде! Мин ышанырмын да куярмын.

– Ә мин шаяртмыйм, чынлап әйтәм.

– Чын-чынлап-чынлапмы? – Илүзә ихлас елмая иде.

– Әйе!

Сабир тагын нидер әйтмәкче иде, шулчак араларына Марат килеп керде:

– Кара әле, Батыр, син онытылып китмә! – дип, Илүзәне кулыннан читкә тартты. Аннан йомшарып: – Матурым, сине биергә чакырырга рөхсәт ит, – диде.

– Марат, икенче тапкыр. Күрмисеңмени, без Батыр белән сөйләшә идек.

Марат тиз генә бирешергә теләмәде, барысына да ишетерлек итеп:

– Тапкансың кем белән сөйләшергә! Ул бит аю! – диде.

Илүзә бер сүз дәшми генә икенче бүлмәгә чыгып китте.

Марат аның артыннан:

– Иртәгә үк йөгереп киләсең! – дип кычкырып калды. Сабир түзмәде, егетнең якасыннан тотып алды. Марат аның саен: “Аю!” – дип кабатлады.

Кемдер музыканы сүндерде. Төрле яктан:

– Сезгә нәрсә булды? Нинди корт чакты? – диештеләр.

Сабир Маратны этеп җибәрде. Егетләр тегесен тотып калдылар. Арадан берәү:

– Әйдәгез, кызлар алдында үзебезне начар яктан күрсәтмик инде! – диде.

Марат, ишарә белән Сабирга күрсәтеп:

– Егетләр, менә бу аю үзенең кемдә кунакта булуын онытып җибәргән! – диде, мыскыллы елмаеп.

(Дәвамы бар.)

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (2)

Манипулятор | Поливерс Музыка | Передовой вокальный плагин

Познакомься со своим новым голосом

Благодаря уникальным гранулярным алгоритмам Polyverse Manipulator может кардинально изменить тембр и высоту монофонического звука новыми и неизведанными способами. Плагин Manipulator настолько же универсален, насколько и побуждает к творчеству, от слегка впечатляющего тона и гармонизации до полноценного звукового искажения, которое оставит вас с совершенно новым звуком.